Бүген Виталий һәм Галина Андреевлар бриллиант гаилә тормышы юбилейларын билгеләп үтәләр. Алар бергә 60 ел гомер кичергәннәр. Ничә ел үтсә дә, бер берсенә булган мәхәббәтләрен саклап кала алганнар, беренче көннәрендәге кебек бер-берсенә сокланып карыйлар.
Виталий Сергей улы и Галина Николай кызы ике бала – уллары Сергей һәм кызлары Еленаны тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер дүрт оныкларына шатланып яшиләр.
Гаиләнең гомуми хезмәт стажы – 75 ел, аның күп өлешен алар «Камэнергостройпром»га багышлаганнар. Виталий Сергей улы и Галина Николай кызы хезмәт ветераны дигән мактаулы исемгә лаек булганнар.