Бөгелмә ГХАТында нефть тармагы вәкилләре династиясен Алтын туй белән котладылар

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Бөгелмә шәһәре тарихы Татарстан Республикасы нефть чыгару сәнәгатенең үсеш тарихы белән тыгыз бәйләнгән. 13 гыйнварда нефть тармагы вәкилләре династиясе Гарифовлар – Камил Мансур улы һәм Любовь Михайловна гаилә тормышының алтын юбилеен билгеләп үттеләр.

Моннан 50 ел элек тә алар никахлашу сараеның тантаналар залына Менедельсон маршы, дусларының һәм туганнарының алкышлары астында керәләр. Матур традиция буенча, мәхәббәт һәм тугрылык билгесе итеп, ир белән хатын туй йөзекләре алмаштылар. Истәлекле вакыйга уңаеннан Гарифовлар гаиләсе исемнәре Бөгелмә районының Мактаулы гаиләләре китабына кертелде. Район башлыгы исеменнән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова юбилярларга шәһәрнең Мактау билгесен, котлау адресы, чәчәкләр һәм бүләк тапшырды. «ТатНИПИнефть» институтының профсоюз комитеты исеменнән Ирина Часовская истәлекле бүләк һәм чәчәкләр тапшырды.

«ТатНипиНефть» ААҖдә 49 ел эшләү дәверендә инженердан бүлек начальнигына кадәр юл үтеп, Камил Мансур улы хезмәте шәһәр һәм республика җитәкчелеге тарафыннан югары бәяләнде. Любовь Михайловна «ТатНипиНефть» институтының конструкторлык бүлегендә, «Татнефть»ААҖнең ЗНОК һәм ППД ФБОНЫҢ Кип һәм автоматика секторы мөдире һәм профком рәисе, соңрак институтның проект өлешендә эшли, аннан лаеклы ялга китә. Любовь Михайловна намуслы хезмәте өчен «Татнефть» ААҖнең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары, Татарстан һөнәр берлеге грамотасы белән бүләкләнде.

Камил Мансур улы һәм Любовь Михайловна лаеклы ялда да актив тормыш рәвеше алып баралар: спорт, балык тоту, сәяхәт. 80 нче еллар уртасыннан алып бүгенге көнгә кадәр зур теннис, балык тоту, тау чаңгысы, фитнес белән шөгыльләнәләр. Камил Мансур улы һәм Любовь Михайловна Әзербайҗандагы америка компаниясендә югары квалификацияле белгеч-модельист булып эшләүче уллары Айдар уңышларына сөенәләр. Өйләнгән, хатыны Ирина белән өч баласы бар.

Никахларының озын гомерле булуы сере турындагы сорауга юбилярлар бер-берсенә мәхәббәт, хөрмәт һәм ышаныч булуын әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International