19 гыйнварда Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлеге 4 нче мәктәпнең өлкән сыйныф укучыларын каршы алды. Бәхетле гаиләнең ныклы нигезләре һәм ир белән хатын арасындагы гармонияле мөнәсәбәтләр турында сөйләшү балаларны кызыксындырды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Демченко аерылышу статистикасы, гражданлык хәле актларының төп төрләре һәм ГХАТ бүлеге архивы белән таныштырды.