Чирмешәндә "Орион" яшьләр үзәгендә урнашкан Гаилә кору үзәгендә "Гаилә булдыру үзәге эшендә перспективалар һәм юнәлешләр" темасына беренче түгәрәк өстәл узды

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Бу тема буенча фикер алышуда үзәк директоры Диләрә Ханова, ГХАТ бүлеге вәкиле - Наталья Карпова, "Мөшбикә" мәчете имамы - Хәбир хәзрәт Ханов, районның благочинные - Александр Филимонов, психолог - Гөлназ Вафина һәм җәмәгать эшлеклеләре -  Гакилә Нуретдинова һәм Фирдәүс Галиева катнашты.
Һәркем оешманың өч юнәлешенең берсе - аерылышу чигендә гаиләләргә психологик һәм рухи ярдәм буенча үз фикерләре белән уртаклашты.
Фикер алышу барышында һәр гаиләне саклап калырга кирәкми, кайвакыт никахны өзү ир белән хатын иминлеге, шулай ук балаларның бәхете өчен кирәгрәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Ә, әйтик, уйламыйча, хис-тойгыларга бирелеп яки тормыш иптәшен өйрәтү яки куркыту нияте белән аерылышкан парларга конфликтлы ситуацияләрне хәл итәргә булышырга һәм гаиләне саклап калуда ярдәм итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International