Яшел Үзән муниципаль районында 4 пар никахын якынлашып килүче елның беренче матур көнендә теркәгән – 23.01.2023 ел. Яшел Үзән ГХАТ бүлегендә 3 пар никахларын законлаштырдылар һәм тагын бер пар Васильево шәһәр тибындагы поселогында теркәгәннәр.
Гыйнварда туй – аеруча символик. Әгәр дә булачак яшь пар гаиләдә һәрвакыт муллык булуын тели икән, гыйнвар - бу аларның сайлаулары. Әлбәттә, финанс иминлеге ир белән хатынның хезмәт сөючәнлегенә һәм күнекмәләренә турыдан-туры бәйле, әмма гыйнвар туе үз халәтен арттыру өчен яхшы мөмкинлекләр барлыкка китерергә ярдәм итәчәк. Моннан тыш, гыйнвар - елның беренче ае, ел башы. Символзм күзлегеннән караганда, бу яшь парларның яңа тормышының башлануын, аларның үз гаиләсенең барлыкка килүен чагылдыра.
Яшь парларга бәхетле тормыш, муллык һәм озын елларга мәхәббәт телибез.