Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре Казан Инновацион университетының Түбән Кама филиалында дәрес үткәрделәр

2023 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

Студентлар көне алдыннан Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре Казан Инновацион университетының Түбән Кама филиалында кунакта булдылар.

Алар булачак юристлар өчен дәресне гади лекция урынына гаилә тематикасына ачык сүзалыш форматында алып бардылар. Гражданлык хәле актларын теркәү турындагы мәгълүматтан тыш, яшьләр өчен интерактивлар уздырдылар. Студентлар рәсми никах һәм бергә яшәү, гаилә кыйммәтләре, аерылышу сәбәпләре кебек кызыклы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Дәрес ахырында шаяртып кына ике студент өчен никах теркәү тантанасы үткәрелде. «Кияү» һәм «кәләш» туй антлары китерделәр һәм йөзекләр урынына сушкалар белән алмаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International