Әлмәт шәһәрендә 100 бала туган

2023 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

2023 елның 24 январь аенда Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 100 бала туу турында акт теркәлде. 23 январь көнне Устинов Игорь Петр улы һәм Анастасия Талгат кызы гаиләсендә ир бала туган. Балага матур Тимофей  исеме кушылды.

ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап, баланың әнисенә беренче дәүләт документын – туу турында таныклык тапшырды. Сәламәт булыгыз, гаиләгездә бәхетле һәм якты көннәр күп булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International