Шәһәребездэ «алтын» һэм «бриллиант» юбилярларны котлау яхшы гадәткә әйләнде. 2013 елның 24 октябрь аенда Казан шәһәре Идел буе районының ГХАТ бүлегендә 13 гайләне тәбрик иттеләр (бары октябрь аенда 55 гаиля «бриллиант» һәм «алтын» юбилейларын уздырды). Тантананың сәбәпчеләре туганнары һәм якыннары арасында котлаулар кабул иттеләр. Гайлә парларына Казан шәһәре Мэры исеменнән котлау адресы һәм акчалата буләк тапшырылды.
Шәһәребезнең мәртәбәле кешесе, ООО “КЭСП” заводының ветераны Федор Иванович Типтяровның 80 яшьлек юбилее Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә 24 октябрь көнне билгеләнеп узды.
Федор Иванович Типтяров-бик катлаулы һәм шул ук вакытта төрле вакыйгаларга үтә дә бай, кызыклы тормыш юлы үткән шәхес. Шушы көннәрдә 80 яшьлеген билгеләп үтүенә дә карамастан Федор абый “Камэнергострой” предприятиесе белән бәйле вакыйгаларның үзәгендә кайный. Менә инде 30 елдан артык ул ООО“КЭСП”ның Ветераннар Советын җитәкли. Юбилярны котлап әйткән сүзендә, шәһәребезнең Ветераннар Советы рәисе вазыйфаларын башкаручы Татьяна Наговицина Федор Типтяровның Түбән Кама Ветераннары Советын оештыруга керткән өлеше бәяләп бетергесез зур дип билгеләп үтте. Юбиляр адресына яңгыраган җылы сүзләрнең беришесе ООО “КЭСП” предприятиесенең директоры Ринат Хәйруллин тарафыннан әйтелде. Ул Федор Ивановичка истәлекле бүләк белән чәчәкләр бәйләмен тапшырды.
Гаилә тормышы - һәрберебез өчен очсыз-корыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы. Яхшы гаилә - саф чык тамчысы кебек, кеше өчен зур бәхет. Пар канатлы, һәрьяктан үрнәк гаиләләрнең берсе – Никола Николай улы һәм Раиса Семен кызы Кузнецовлар гаиләсе «бриллиант» юбилейларын бәйрәм иттеләр. Алар пар аккошлардай бер-берсенә тугрылыклы, җырга тиң гомер юлы үткәннәр.
Николай Николай улы җил-давыллардан саклаучы канат, яклаучы терәк. Үз балаларына, оныкларына тормышны ачып бирүче, үз үрнәгендә яшәргә өйрәтүче остаз.
Бүген, 2013 елның 22 октябрендә Яңа Савин район ЗАГС бүлегендә 6000-меңенче яңа туган бала теркәлде. Яшиннар гаиләсендә икенче малай дөньяга килде. Әтисе белән әнисе нарасыйга Ярослав дигән исем куштылар. Без аларга исәнлек-саулык, уңышлар, бәхетләр телибез.
Безнең әби-бабайларыбызның борынгы заманнардан бик күркәм гадәт-йолалар, кирәкле шөгелләр сакланын килә. Шуларның берсе өмәләр. ЗАГС хезмәткәрләре 19 октябрь көнне оешкан төстә омәгә чыктылар. Безнең максат – үзебез эшләгән урынны матур һәм чиста тоту!
21 октябрендә Верхний Услон районында исем кушу уткәрелде. Миша хэм Наташа! Сезне Макыл авылы идарэсе улыгыз туу белэн ихлас котлый. Улыгыз эти-энисен куандырып, игелекле, бэхетле, узегез кебек тапкыр, акыллы, кешелекле, сау-сэлэмэт булып уссен. Шатлыгыгызны уртаклашабыз! Узегез дэ сау-сэламэт яшэп, балагызнын рэхэтен курегез.
2013 елның 18 нче октяберенда Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Марат һәм Ләйсән Мазитовлар гаиләсенең икенче балаларын тантаналы рәвештә теркәү һәм ана капиталы сертификатын тапшыру чарасы узды. Ата-ана теләге белән улларына Алмаз исеме кушыла. Уз исемен соклангыч эшләре белән матурлап яшәр дип ышанып калабыз.
Яшел Узән районы һәм шәһәре пенсия фонды идарәсенең урынбасары мөдире М.Р.Хафизов әти-әниләрне шатлыклы вакыйга белән котлады һәм ана капиталы сертификатын дөрес куллану тәртибен аңлаттыТүбән Кама муниципаль районында “Иң яхшы әти” конкурсы старт алды. Әлеге, берничә этаптан торачак һәм берничә ай дәвам итәчәк, проект Берләшкән Милләтләр оешмасы тарафыннан игълан ителгән халыкара гаилә елының 20-еллыгына һәм Түбән Кама әтиләре ассоциациясенең 10-еллыгына багышланган. Сентябрь ахырында “Иң яхшы әти” проекты, Түбән Кама әтиләре ассоциацисе тәкъдим иткән “Чит балалар юк, минем баламның тирә-юне бар” дигән шигарь астында, иҗади фестиваль белән старт алды. Моннан тыш проектның шул ук көнне булып узган беренче спорт этабында 150ләп әтиле-балалы конкурсантлар җиңел атлетикада көч сынашты.
2013 елның 14 октябрендә Зәй районы һәм шәһәре хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә Лукьяновлар һәм Сафиуллинар гаиләләренә тантаналы рәвештә туу турында таныклыклар тапшырылды. Наталья һәм Алексей Лукьяновларның сигезенче балалары – Светлана, Елена һәм Айзат Сафиуллинарның икенче балалары –Нели туган. Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлеге белгече Гөлшат Кашапова бәхетле әти-әниләрне шатлыклы вакыйга бәлән котлап балаларының беренче документларын тапшырды, сабыйларының тәүфыйклы һәм сәламәт булып үсүләрен теләде.
Мәскәү каласында иҗат итүче Овечкиннар гаиләсе беренче балаларының туу турында таныклыгын тантаналы рәвештә алу өчен Яр Чаллы шәһәренең ЗАГС идарәсенә килде.
Бу гаиләдә зур вакыйга – дөньяга ямь өстенә ямь өстәп уллары туды. Мондый кабатланмас вакыйганы үзең аша үткәрү гаилэ өчен генә түгел, ә жәмгыять, милләт өчен дә иң зур бүләкләрнең берсе.