Тәтеш шәһәрендә яшәүче Айрат һәм Линара Гиззатуллиннар гаиләсендәкызлары Мәликәгә энекәш булып уллары Умар дөньяга аваз салды. Ул районнның ЗАГС бүлегендә 200 нче бала булып теркәлде.
Тәтеш муниципаль районы өчен әлеге цифра бик мөһим һәм шатлыклы, чөнки 2012 нче елның шушы периодында 35 сабыйга азрак туган, ягъни барлыгы 165 бала теркәлгән.