11 ноябрь конне, 13 нче Халыкара театр коллективлары фестивале кысаларында, Галиәскәр Камал исемендэге татар дәүләт халык театры сәхнәсендә «Җидегән чишмә» Арча халык театры даһи драматург Туфан аганың мәңгелек иҗат җәүһәре “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклен куйдылар. Республикабызның төньягында урнашса да, Арча төбәгенең иҗат чишмәсе һәрвакыт кайнар. Арчалылыр узләренен кунакчыллыгы белән дә аерылып торалар. Бу юлы да Казан тамашачысын җыр- биюләр белән каршы алдылар, милли татар ризыгы чәк- чәк белән сыйладылар. ЗАГС бүлегенең әйдәп баручы белгече Рәхимова Миләүшә Рафил кызы тамашачыларга Арча районы мәдәнияте турында сойләде, җюри әгъзәләре һәм мөхтәрәм кунаклар белән таныштырды.
16 ноябрь конне Миләүшә Рәхимова Симетбаш авылында мәдәни-спорт комплексы ачу тантанасында катнашты.Бу комплекс төзелеше Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Минниханов курсәтмәсе буенча, “Күп функцияле мәдәни центрлар төзу программасы” нигезендә тормышка ашырылды.