Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетында авыл җирлекләрендә гражданнар хәле актларын теркәүче башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары белән киңәшмә уздырылды.
Көн тәртибендә төрле сораулар каралды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ильвира Ильдар кызы Сагдиева гражданнар хәле актларын теркәү буенча 10 айга йомгак ясады. 143 номерлы 15.11.1997 елда кабул ителгән “Гражданнар хәле актлары турында”гы Федераль законга кертелгән үзгәрешләр, “АИС ЗАГС Республики Татарстан” информацион системасының яңартылуына кагылган сораулар каралды. Шулай ук Казан шәһәрендә КФУда белем күтәрү курсларында булып кайткан бүлекнең баш хезмәткәре Э.Р.Манасыпова тәҗрибә уртаклашты.
Киңәшмә азагында авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары үз алларына куелган бурычларны чишүгә максатчан юлларны билгеләделәр.