Чистайда ирле-хатынлы Суховлар бриллиант туйларын билгеләп үттеләр

2013 елның 15 ноябре, җомга

Ирле-хатынлы Суховлар бриллиант туйларын билгеләп үтте. Гаиләләре өчен истәлекле булган бу  көнне алар үзләренең уңайлы гына ике бүлмәле фатирларында котлаулар  кабул иттеләр. Әлеге парларга карагыз әле, кем аларга шундый яшь бирә? Ә бит яшьләрчә төз гәүдәле, энергияле Сергей Алексеевичка 86 яшь, ә аның мөлаем, сөйкемле хатыны Александра Павловнага 6 ноябрьдә, нәкъ менә аларның никахлашу көнендә 85 яшь тулган. Кияү үз кәләшенә дулкынландыргыч шигырь бүләк итте, шуннан да кадерле бүләкнең булуы мөмкинме?! Бриллиант юбилярларны ЗАГС бүлеге начальнигы Вера Белова-Реутина  котлады, аларга символик медальләр һәм бүләк тапшырды. Билгеле, әлеге сөйкемле парга киләчәк  тормышларында да мәхәббәт һәм бәхетнең янәшә баруын теләде. Ирле-хатынлы Суховлар, гадәткә кергәнчә, юбилярларның истәлек китабына кул куйдылар. Зур югалтулар кичерүләренә дә карамастан, бу кешеләр күңелләре белән яшь, сизгер күңелле, ягымлы булып калганнар. Үзләренең оныкларын, оныкчыкларын  һәм үз  янәшәләрендәге  кешеләрне  чын күңелдән яраталар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International