ТР Лениногорск шәһәренең ГХАТ бүлеге, 2013 елның 15 ноябрь көнне 8 нче урта мәктәбнең 10 “а” классы укучылары өчен янә үзенең ишекләрен ачты.

2013 елның 15 ноябре, җомга

    ТР Лениногорск шәһәренең ГХАТ бүлеге, 2013 елның 15 ноябрь көнне 8 нче урта мәктәбнең 10 “а” классы укучылары өчен янә үзенең ишекләрен ачты. Бу көнне өлкән класс укучылары өчен “Гаилә” темасына кыскача күзәтү үткәрелде. Практика күрсәткәнчә, бу дисциплина бик актуаль булып кына калмый, ә яшь буын өчен бик кызыклы һәм кирәкле булып тора. Бигрәк тә, бу, гаилә темасына укучыларның үзләре белән аралашканда чагыла. Алар әңгәмәдә үзләре дә бик актив катнаштылар, төрледән-төрле сораулар биреп, үзләренең фикерләре белән бүлештеләр.

   ГХАТ бүлеге мөдире Елена Миннигалямова белән мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Нина Войцеховская “Гаилә”, “Гаилә байлыгы”, һәм гаиләдәге йолалар турында, андагы мөнәсәбәтләр ничек һәм нинди көч белән барлыкка килүе, гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең ныклыгы һәм бала тәрбияләү темасына бик тирән мәгълүматлар бирергә тырыштылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International