Утырышны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе башлыгы Зарипова Эльмира Әмир кызы ачты. Коллегия утырышында Татарстан Республикасының муниципаль районнар һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарының ЗАГС идарәләр һәм бүлекләре җитәкчеләре, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары, Россия Федерациясенең Татарстан Республикасындагы территориаль органнары, Татарстан Республикасы хакимияте башкарма органнары җитәкчеләре һәм вәкилләре, фән һәм масса-күләм информация чаралары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнаштылар.
Утырыштан соң Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил Сабурская С.Х. һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе башлыгы Зарипова Э.Ә. катнашында “Туйлар дөньясы» күргәзмәсенең тантаналы ачылуы булды.
Коллегия утырышында катнашучылар, күргәзмә кунаклары Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе белгечләре оештырган Казанның хөрмәтле гаиләләрен тәбрикләү тантанасында катнаштылар, Россиянең иң яхшы яучыларыннан консультация алдылар, дөнья халыкларының гореф-гадәтләрен, традицияләрен күрсәткән “Дөнья халыклары туйлары” шоу-программасын карадылар.
Республика ЗАГС органнары җитәкчеләренең эшлекле очрашуы “Казан” гаилә үзәгенә экскурсия белә тәмамланды.