Җүәрия апа үзен катлаулы һәм сикәлтәле тормыш юлы белән чыныккан кеше ди. 19491 елда окоп казырга, соңыннан урман әзерләү эшенә җибәрелә. 1946 елда авылдашы Назип белән тормыш корып җибәрәләр. Аның белән 30 ел гомер кичереп, 7 бала тәрбияләп үстерәләр.
Җүәрия Гасимовна иртә тол кала. Ләкин тормышка, балаларына булган мәхәббәте 7 баласын аякка бастырып кеше итәргә ярдәм итә. Бүген ул 15 оныгына, 19 оныкчыгына сөенеп туя алмый. Һәрчак аларның игътибарын, җылысын, назын тоеп яши.