1963 елның 13 ноябрендә ике язмыш , ике гаҗәеп изге күңелле, молаем кеше – Дамира Вәгыйзовна һәм Әсгат Исмәгыйлович Нуриевлар кавышта. Район һәм шәһәрдә үрнәк гаилә буларак, алар яшь буынга үрнәк булып яшиләр. Бер-берсен кадерләүче һәм яратучы пар ике менә дигән бала үстерә, алар һәрвакыт газиз әти-әниләре янәшәсендә икесе дә озак еллар данлыклы Л.Я.Карпов исемендәге химия заводында эшләгәннәр. Бүгенге көндә өлкән яшьтә булуларына карамастан кызларына бизнес үстерүдә ярдәм итәләр. 2013 елныу ноябрендә Нуриевлар гаиләсе туйларының алтын юбилеен билгелән үтте. Юбилярларны завод вәкилләре, ЗАГС хезмәтләре, балалары һәм дуслары котлады.