Мамадыш районы ГХАТ бүлеген чирек гасыр дәвамында җитәкләгән Дания Минһаҗ кызы 17 октябрьда үзенең 67-нче туган көнен билгеләп үтте. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә читтә калмады, Дания апаны чын күңелдән тәбрикләп кайттылар.
Дания Мөхәммәтшина әле дә шундый ук мөлаем, ачык, киң күңелле әңгәмәдәш. Үзенең эшен бик яратып сагынып искә ала. Бүген ул 6 оныгына үрнәк әби, 3 баласына алыштыргысыз әни һәм тормыш иптәше Фатыйх абыйга яраткан хәләл җефет.
2013 елның 16нчы октяберенда Мамадыш районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Евгений һәм Людмила Галановларның беренче балаларын тантаналы рәвештә теркәү чарасы узды. Евгений һәм Людмила кызларына сирәк һәм бик күркәм Ариадна исемен сайлаганнар.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина, бәхетле ата-ананы зур сөенечләре белән тәбрикләп , изге теләкләрен җиткерде13 нче октябрь көненде Миннебаева Зөбәйдә Шакир кызына 90 яшь тулды.Аны шушы олуг юбилее белән котларга районнан Тәтеш районы башлыгы урынбасары И.Р.Фаткуллин, ветераннар Советы председателе Г.П.Королев һәм Сөендек авылы җирлеге башлыгы И.Ф.Фазлеева килгәннәр иде. Шулай ук укучы балалар үзләренең матур җырлары һәм шигырьләре белән юбилярны котлардылар.
2013 елның 13 октябрендә Баулы шәһәрендә яшәүче Шарапова Зәйтүнә Камали кызына 95 яшь тулды. Район җитәкчеләре аны шушы зур юбилее белән котладылар һәм Россия Президенты В.В.Путинның котлау хатын тапшырдылар.
Кайбыч муниципаль районы ЗАГС бүлегендә бер- берсен яратып, хөрмәт итеп 50 ел бергэ яшәп алтын туйларына килеп җиткән Альберт Фәсхетдин улы һәм Сәгыйрә Гыйльфан кызы Ярхамовлар, Әгъзәметдин Әбраретдин улы һәм Наҗия Фәттах кызы Сәйфетдиновларны тәбрикләү тантатнасы булып узды.
Бәйрәм барышында юбилярларның гаилә һәм тормыш юлларының һәр мизгеле искә алынды.
Тантанада катнашкан район башлыгы Альберт Илгизәр улы Рахматуллин уз чыгышында юбилярларга карата булган тирән ихтирамын, тәбрикләү сүзләрен җиткереп рәхмәт хаты һәм бүләкләрен тапшырды.
Безнең Яр Чаллы шәһәрә яшьләре узләренең талантлары һәм узенчәлекләре белән аерылын торалар. 11 нче октябрь көнне язылышкан парлар арысанда (Владимир һәм Резеда Маланчевлар) Шотландия иле милли киемендә килгән кунаклар барыбыз өченде күңелле күренеш булды. Ә костюмнарны кияүнең әнисе Надежда Ивановна үзе теккән.
Хәзерге көндә перинаталь үзәк булып саналган, бүгенге көнгә ярашлы җиһас кертелгән Түбән Кама муниципаль районы балалар тудыру йорты, шәһәребезнең хатын-кызларын гына түгел, якын-тирә районнарның гүзәл затларын да яңартылган бинасында кабул итә башлады.
Перинаталь үзәкнең баш табибы Р.Галеев һәм УЗАГС мөдире Б.И.Махотинаның бердәм эшләре нәтиҗәсендә тудыру йортында баланың тууы турында таныклыкны алу өчен, кирәк документлар җыю һәм таныклыкны нәнинең әти-әнисенә тапшыру өчен барлык мөмкинлеләр тудырылды. Бүгенге көндә , әти-әниләрнең теләгенә нигезләнеп, исем кушу тантанасы тудыру йортында үткәрелергә мөмкин.
2013 елның 10 октябрь көнендә Яңа-Савин районы ЗАГС бүлегендә юбилярларга багышланган тантана уздырылды.Бәйрәмгә “Алтын” 7 пар чакырылды.Юбилярларга мэр И.Р.Метшин исеменнән тәбрикләү открыткасы,өч мең сум акча тапшырылды, Лилия Шагиева Һәм Гөлнара Быстрова тарафыннан музыкаль котлау яңгырады.
Халык белән даими элемтәдә тору һәм эшләү – һәр авыл җирлеге Башкарма комитеты сәркәтибе өчен төп бурычларның берсе. Шундый очрашуларның берсе 10 октябрьда Мамадыш муниципаль районының Катмыш авыл җирлегендә булды. Очрашуның төп сәбәбе – гражданлык хәле актларын теркәү буенча иң еш бирелә торган сорауларга җавап бирү, тәсфирләп аңлату.
Көн кадагына куелган иң беренче сорауларның берсе – туу һәм үлү актларын теркәү. Башкарма комитеты сәркәтибе Алсу Мирсатовна үлемнең өч көн эчендә теркәлергә тиешлеге хакындаа азсызыклады. Һәр авылның зиратына беркетелгән җаваплы кешеләренә үз бурычларын янә аңлатты.