Гаиләдә бала туу көтелгән һәм шатлыклы вакыйга. 2013 елның 7 ноябрендә Әниләр бәйрәме алдыннан Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Тантаналар залына сертификат алырга хокуклы Леонтьева Наталья, Мархамова Ләйсән, Верясева Людмила, Макарова Оксана чакырылган иде. Зәй районы Пенсия идарәсе фонды белгече Надежда Монахова әниләргә сертификатларны тапшырып, аларның куллану тәртибен аңлатты. «Бердәм Россия» партиясенең Зәй җирле бүлеге белгече Ирина Кабирова һәм ГХАТ бүлегенең баш белгече Ландыш Ананьева бәхетле әниләрне кызлары дөньяга килү белән һәм якынлашып килүче Әниләр бәйрәме белән котладылар.