Бу очрашуларның төп максаты – коллектив белән якынрак танышып аралашу, бүлектә булган проблемаларны ачыклау, хәл итү.
Иң элек сүз ГХАТ бүлеге хезмәткәрләренә бирелде. Бүлек җитәкчесе Фәния Әхмәтшина ахыргы 10 ай нәтиҗәләре белән кыска гына таныштырып үткәннән соң, хакимият белән берлектә генә хәл ителә торган сорауларны җиткерде.
Шулай ук Фәния Салияхзяновна киләчәккә куйган планнар һәм максатлар белән таныштырды, район башлыгы Анатолий Ивановка һәрдаим күсәтелгән ярдәм өчен рәхмәтен җиткерде.
\Район башлыгы, үз чиратында, коллективның эшен югары бәяләп үтте. Киләчәктә дә үзара тыгыз һәм аңлашучан эш рәвешенә өметен җиткерде, уңышлар, яңа профессиональ үрләр теләде.