2013 елның 5 ноябрендә Югары Ослан районының ЗАГС бүлегендә баланың тууын дәүләти теркәү белән бәйле йола узды – балага исем кушу.

2013 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

   2013 елның 5 ноябрендә Югары Ослан районының ЗАГС бүлегендә баланың тууын дәүләти теркәү белән  бәйле йола узды – балага исем кушу. Тухватуллиннар һәм Гавриловлар гаиләләрендә искиткеч вакыйга булды – икенче балалары Сабина һәм Олеся туды!

   Әти-әниләре, әби-бабайлары өчен бу сабыйларның дөньяга килүе – шатлыклы һәм куанычлы вакыйга.

   Церемониягә кунаклар, әти-әниләр, әби-бабайлар килде, ә бу вакыйганың иң мөһим катнашучылары - балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, бию куйдылар.

  ЗАГС бүлеге җитәкчесе В.Бабушкина Тухватуллиннар һәм Гавриловлар гаиләләренә сау-сәламәтлек, өй тынычлыгы, балалары көчле һәм сәламәт, матур һәм уңышларга ирешеп үссеннәр дигән теләкләрен белдергәннән соң, туу турында таныклык һәм бүләкләр тапшырды.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International