Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГСбүлегендә эксперименталь рәвештә авыл җирлеге белгечләре тарафыннан күрсәтмә тантаналы теркәү чаралары үткәрелде.
Никахны танатаналы теркәү, ул бик җитди, җаваплы һәм иҗади эш. Тантананы алып баручыга текстны яттан белү генә җитми, ул аны яшь парларның һәм барлык катнашучыларның күңелләренә үтеп керерлек итеп җиткерергә тиеш.
“Зур сәхнәгә” беренчеләрдән булып Олы Тархан авылы җирлеге чыкты.Узган җомга көнне Олы Тархан авылы җирлеге белгече О.А.Саймуллина яшь парларны теркәүне рус телендә бик уңышлы башкарып чыкты.