Бүген «Казан ярминкәс» үзәгендә олы тантана үтте. Алтын һәм бриллиант юбилее белән котлау өчен хөрмәткә лаеклы 12 гаилә чакырылды, алар:
Ибраһимов Искәндәр Исмагыйл улы һәм Мөнирә Сәмигулла кызы
Кузьмин Рудольф Михаил улы һәм Валентина Сергей кызы
Замалетдинов Илдус Гиләзетдин улы һәм Рауза Шәфик кызы
Середа Николай Елисей улы һәм Лидия Яков кызы
Термилов Вениамин Николай улы һәм Раиса Василий кызы
Галиев Илфат Габдрахман улы һәм Лена Миниәхмәт кызы
Маргачев Виктор Николай улы һәм Лидия Иван кызы
Моисеев Геннадий Степан улы һәм Галина Гаврил кызы
Саликов Харрис Касым улы һәм Кәримә Усман кызы
Прибытков Виктор Григорий улы һәм Нэля Александр кызы
Мазитов Ваис Вәли улы һәм Флера Абдулла кызы
Сафиуллин Рәфхәт Хәйри улы һәм Раида Фатхирахман кызы
Бу юбилярлар бергә 50-60 ел яшәп, кулга-кул тотынышып зур тормыш юлын үткәннәр, яшь буынга үрнәк булып торалар. Гаилә төзеп һәм аны саклап калып юбилярлар тормыштагы иң мөһим максатны үтәгәннәр. Юлларында очраган авырлыкларга да карамыйча йөрәк җылысын саклап калганнар.
Бу парларга Казан шәһәре Мэры исеменнән котлау адресы, акчалата бүләк һәм чәчәкләр тапшырылды.
Бәйрәмдә катнашкан кунаклар арасында Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкиле - Сабурская Сәрия Харис кызы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы - Зарипова Эльмира Амир кызы һәм башкалар бар иде.