Кызыл Тау авыл җирлеге башлыгы Вәлия Гыйзатуллина һәм сәркәтибе Лидия Батыгина Зотиннар гаиләсендә кунакта булды. Сәбәбе бик җитди – Бөек Ватан сугышы катнашучылары Алексей Епифанович һәм Фаина Федоровна гаиләсе тууына 65 ел тулды.
Яшь фельдшер Алексей фин һәм Бөек Ватан сугышында күп гомерләр саклап калган кеше. Гомеренең 7 елын Ватанны саклауга багышлаган. Фаина яшьтән фронтовикларга кирәк-ярак әзерләгәргә булышкан.
Бу гаиләне районда белмәгән кеше юктыр. Аларга булган хөрмәт, ярату һәм рәхмәт хисе чиксез. Бүгенге көндә алар ике баланың бәхетле ата-анасы, оныклар һәм оныкчыкларның яраткан әби-бабасы. Алексей бабай быел 94-нче язын каршылады, иң зур хыялы – Бөек Җиңүнең 70-еллыгын каршылау.