2013 елның 8 ноябрендә Әлмәт муниципаль районының ГХАТ бүлегендә шәһәрнең оешуыннан бирле 119 меңенче бала теркәлде. Ул Караваевлар Евгений Алексей улы һәм Злата Мөдәрис кызы гаиләсендә туган беренче бала. Кызга Алиса дигән бик матур исем дә кушканнар.
Яшь ата-ананы ГХАТ бүлегендә тантаналы рэвештэ котлап, өлкән белгеч аларга туу турында таныклык тапшырды.