Безнең Татарстан матур тәбигате, ягымлы халкы һәм тарихый ураннары белән бай төбәк. Шуларның берсе: изге җир – Болгар җире. Балык Бистәсе ГХАТ булегенең эшчеләре Башкарма комитеты берлегендә Татарстан Конституция көнендә Болгар җиренә барып кайтты.
2013 елның 7 ноябрендә Алабуга муниципаль районы администрациясендә терроризмга каршы көрәш комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булып узды. Утырышта барлык бюджет оешмаларында (шул исәптән ЗАГС бүлегендә) бу өлкәдә алып барылган чараларның үтәлеше тикшерелде.
Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе белгечләре 6 ноябрь көнне булып узган никах теркәү тантаналары вакытында яшь парларны котлап, аларга Татарстанның төп законы Татарстан Республикасының Конституциясен тапшырдылар.
2013 елның октябрь аенда Гаптелмәҗит Гаптелхәмит улы һәм Сания Шараф кызы үзләренең ярты гасыр бергә яшәвенә багышланган бәйрәм үткәрделәр. Бәйрәм Шомбыт авыл клубында үтте. Зал туганнар, авыл халкы һәм авыл яшьләре белән тулган иде. Вәлиевлар үрнәк һәм күп балалы гаиля. Гаптелҗмәҗит абый һәм Сания апа 8 бала үстерделәр. Гаптелмәҗит абый хезмәт юлын колхозда тракторчы булып башлап җибәргән , ә 1973 елдан лаеклы ялга чыкканчы Шомбыт урман хуҗалыгынды сагыз сызучы булып эшләгән. Сания апа 14 яшьтән сыер савучы булып эшләгән, ә аннары ире белән Шомбыт урман хуҗалыгынды сагыз җыючы булып хезмәт итте. Ирле-хатынлы икесенә бергә күп мактау кагәзләренә лаек булганнар. Икесе дә “Хезмәт ветераны” исемен йортәләр. Сания апа “Ана даны” медале белән бүләкләнде. Гаптелмәҗит абый белән Сания апа 7 оныкның яраткан бабай белән әбиләре булып яшиләр.