Түбән Кама муниципаль районы Елантово авылының яңа клубы яшьләрне көтә.

2013 елның 5 ноябре, сишәмбе

Түбән Кама муниципаль районы Татарстан республикасының “Авыл клублары”  дип исемләнгән масштаблы проектта катнашуын дәвам итә. Түбән Кама муниципаль районы Елантово авылында 138 урынга исәпләнгән Мәдәният йорты ачылу тантанасы булып узды. Биредә бер түбә астында авыл клубы, Сбербанк филиалы,  Елантово авыл җирлегенең Башкарма комитеты һәм китапханә урнашкан. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә яңа Мәдәният йортында барлык мөмкинлекләр тудырылган.

Яңа Мәдәният йортының ачылу тантанасында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин да катнашты. 

Авыл клубының тамашачылар залы, сәхнәсе символик мәгънәгә ия булган яшькелт-алтынсу төсләрдә бизәлгән. Моның өчен әлеге төснең сайлануы очраклы түгел -  ул Елантово авылын уратып алган чиксез-кырыйсыз урманнарны хәтерләтә. Чиста, пөхтә, оригиналь дизайнлы Мәдәният йортында никахларын теркәргә теләк белдерүче яшьләр дә  һичшиксез булыр дип ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International