Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә яшь түбән камалыларга паспорт тапшыру тантанасы булып узды.

2013 елның 6 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасының төп законы Конституциясе кабул ителгән 6 ноябрь көнне Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә яшь түбән камалыларга паспортлар тапшыру тантанасы булып узды. Патриотизм, туган илгә мәхәббәт, горурлык хисе белән сугарылган әлеге тантана Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе һәм Татарстан Республикасының Түбән Кама шәһәрендәге  Федераль миграцион хезмәте идарәсе белән берлектә оештырылды.  Яшъүсмерләргә аларның төп документлары булган паспортларын тапшырганда Татарстан Республикасының Түбән Кама шәһәрендәге Федераль миграцион хезмәте идарәсенең беренче бүлеге җитәкчесе Гөлназ Шаһпазова аларны котлап, 6 ноябрь көнне бөтен республика билгеләп үтә торган Конституция көненең мөһим бәйрәм икәнен ассызыклап үтте. Яшь Түбән Камалыларга паспортларын ГХАТ идарәсенең тантаналар залында тапшыру үзе үк символик мәгънәгә ия булды. Нәкъ 14 ел элек аларның әти-әниләре ГХАТ идарәсенә сабыйларының беренче документы булган туу турында таныклыкны алырга килгән булса, бүген  инде канат җилпеп, туган ил киңлекләрен гизәргә әзер булган яшъүсмерләр төп документлары паспортларын кабул итеп алдылар. Балаларның әти-әниләре дә әлеге мизгелләрдә ул һәм кызлары өчен горурлык хисе кичерәүләрен яшереп тормыйча  шатлыклары белән уртаклашты. “Сәфәр” ансамбле тарафыннан башкарылган Рәсәй Федерациясенең гимны тантанада катнашучыларда илләре өчен горурлык хисе уятты.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International