Гаилә тормышын чагылдыручы махсус театраль постановкалар, бәхетле гаиләнең нинди булуы, теге яки бу традицияләре турында фикер алышулар 28 октябрь көнне Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә булып узган “Семьеведение” курсының чираттагы дәресендә төп тема булып торды. Әлеге электив курс җөмһуриятебез мәктәпләрендә 2013-2014 уку елында укытыла башлады. “Семьеведение” буенча уздырылган чираттагы дәрескә ГХАТ идарәсенә Түбән Кама шәһәренең 27 нче номерлы мәктәбеннән 10 нчы сыйныф укучылары чакырулы иде. Яңа курс буенча махсус белем алып кайткан 27 нче мәктәпнең тарих укытучысы Светлана Гурьянова, укучылар белән берлектә, ромашка таҗларына гаиләдә хөкем сөрергә тиеш булган ярату, хөрмәт, бер-береңә ярдәм кулы суза белү кебек төшенчәләрне урнаштырып, үрнәк гаилә моделен төзеделәр. Көндәлек тормышта ир белән хатын арасында туарга мөмкин булган теге яки бу аңлашылмаучанлыкларны театраль постановка итеп куеп, укучылар алардан ызгыш-талашсыз гына чыгу юлларын эзләделәр. “Семьеведение” дәресе ахырында укучылар мөстәкыйль рәвештә, үзләренең сыйныфлары турында видеосюжет төшереп алдылар.