Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә никах теркәү тантаналары вакытында яшь парларга Татарстан Республикасы Конституциясе тапшырылды.

2013 елның 6 ноябре, чәршәмбе

Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе белгечләре  6 ноябрь көнне булып узган никах теркәү тантаналары вакытында яшь парларны котлап, аларга Татарстанның төп законы    Татарстан Республикасының Конституциясен тапшырдылар.  

Никах теркәү тантаналарына килгән яшьләр, аларның әти-әниләре тарафыннан әлеге көтелмәгән бүләк бик җылы кабул ителде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International