Буа районы Аксу авылында яшәүче Нагимуллина Мөнирә апага 95 яшь тулды

2013 елның 15 ноябре, җомга

    Буа районы Аксу авылында яшәүче Нагимуллина Мөнирә апага 95 яшь тулды. Аны котларга муниципаль район җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыгы, якыннары-туганнары килгән иде. Мөнирә апа алты бала анасы, 11 онык, 17 оныкчыкның хөрмәтле, кадерле әбисе. 95 яшьтә булуына карамастан, ул көр күңелле, көчле рухлы, юмор хисен югалтмаган хөрмәткә лаек, күңеле белән яшь әби. Без аңа исәнлек-саулык, балалары хөрмәтен дә озын-озак итеп яшәүн телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International