Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүгә документларны күп функциалы үзәктә кабул итү буенча эшне оештыру мәсәләләре буенча киңәшмә беркетмәсен гамәлгә ашыру максатыннан 21 ноябрьдә Буа муниципаль районының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре күп функциалы үзәктә беренче кабул итү үткәрделәр. Бу хакта информация массакүләм мәгълүмәт чараларында бастырылды, ә хезмәт күрсәтүнең әлеге төренә ихтыяҗ булы-булмауны вакыт күрсәтер.
Яр чаллы шәһәренең гражданнар хәле актларын теркәү идәрәсендә Мусиннар Шамил һәм Надежда, Минеевлар Владимир белән Людмила гаиләләрендә дүртенче булып туган балаларны тантаналы рәвештә теркәү үткәрелде.Әти-әниләрне яңа туган сабыйлар белән чын йорәктән тәбриклибез. Сезгә балалар тәрбияләүдә сабырлак һәм зирәклек, барчагызга да ныклы сәламәтлек һәм шатлык телибез.
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2013 елның 21 ноябрендә Ана капиталының 20 меңенче юбилей сертификаты тапшырылды.
Шәһәр башлыгы кулыннан юбилей сертификаты Беренче шәһәр балалар һәм яшүсмерләр иҗат сараеның укытучы – психологы Людмила Салаховага бирелде. Бу гаиләдә өченче бала дөньяга килгән. Шулай ук иң беренче Ана сертификатын алган Гөлнара Даниленкова да бәйрәмдә катнашты. Ул сертификатны 6 ел элек алган.
Бу бәйрәмдә көмеш туйларын билгеләп үтүче 8 гаилә, зөбәрҗәт туйларын итүче -5 гаилә һәм бриллиант туйларын билгеләүче 1 гаилә катнашты. Барлык юбилярлар сәхнәгә чакырылды, аларга җитәкчеләр, туганнары, балалары, оныклары тарафыннан җылы сүзләр әйтелде,һәрбер гаиләгә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмдә моңлы җырлар, матур шигырьләр яңгырады. 60 ел бергә гомер иткән Әхәт һәм Разия Хатимовлар районнын “Дан китабына” кабат мәртәбә имзаларын кую бәхетенә дә ирештеләр.
2013 елның 20 ноябрендә Югары Ослан районының ЗАГС бүлегендә гаилә тормышының Алтын Юбилярлары - ирле-хатынлы Иван Петр улы һәм Зинаида Михаил кызы Федоровларны котлау буенча тантаналы чара узды. Алар икесе дә Мәмәтхуҗа авылында туып, бер мәктәпне бетергәннәр, бер үк урамнарда уйнап үсеп беткәч, очраша башлаганнар, һәм 1963 елның 7 ноябрендә Яңа Рус Мәмәтхуҗа авыл советында язылышканнан соң, 1963 лның 19 ноябрендә туйларын уйнаганнар.