2013 елның 20 ноябрендә бәтен Россиядә уздырылга Ана көненә туры китереп Казан шәһәре Идел буе ГХАТ бүлеге бинасында уенчыклар белән җихазландырган балалар бүлмәсе ачылды. Бүгенге көннән башлап кечкенә балалар белә ГХАТ бүлегенә мөрәҗәгать иткән әти әниләр уен бүлмәсеннән файдалана алалар. Бәйрәмнең кунагы, яшь ана, Москвичева Альбина ике сабыеның балалар бүлмәсендә уйнауларын күреп шатланды: “бу бик җайлы һәм ГХАТ бүлегендә хөзмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрә”. Аның фикере буенча балалар бүлмәсе һәр бер хокүмәт оешмасы өчен зарур өлеш. Балалар бүлмәсен оештыруда “Ак барс созидание” фонды партнер булды. Бүлмәнең ачылу көне очраклы рәвештә сайланмады, 20 ноябрь Бөтендөнья балалар көне.
Бәйрәм 5 пар “алтын” юбилярларны котлау тантанасыннан башланды. 50 ел бергә гомер иткән хәләл җефетләр инде күптән үзләренең уртак мәххәбәтләрен, ихтирамнарын һәм ихласлыкларын исбат иткәннәр. Казан шәһәре ГХАТ бүлеге хөзмәткәрләре сезгә һәм якыннарыгызга кырычтай тазалык, озын гомер, һәм иминлек телиләр. Бәйрәмне пенсия фонды ешчеләре 5 анага Гаилә капиталы тапшыру белән дәвам иттеләр. Тантананы “Иволга” балалар оешмасы чыгышы бизәде.
Бөтен катнашучылар котлаулар, бүләкләр һәм уңай тәәсирләргә ия булдылар.