Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе хезмәткәрләрен “Әниләр көне” белән котлау.

2013 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Әни, әнием, әнкәй – бу гади сүздә күпме изгелек, наз, жылылык жыелган.  Баласына бернинди дэ киртәлэр белмәгән мәхәбәтне кичергән хатын-кызның – ананың данын кутәрик! Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке ана булуда…

      Кеше үстерү җиңел эш түгел, әммә сезнең сабырлык һэм тырышлык, ата-ананың мәхәббәте балаларыгызны олы җанлы, мәрхәмәтле, горур, гүзәл, акыллы кеше булып үстерергә булышыр. Сәламәт булып үсегез, бәхетегез аякларыгызга уралсын, шатлыклар, унышлар сезнен юлдашыгыз булсыннар!

Авырлыклар килгәндә дә, йокысыз төннәр булганда да, бу бәхетле минутларны исегездән чыгармагыз. Бугенге шатлыклы мизгелләр сезгә көч һәм сабырлык бирерләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International