2013 елның 20 ноябрендә Югары Ослан районының ЗАГС бүлегендә гаилә тормышының Алтын Юбилярлары - ирле-хатынлы Иван Петр улы һәм Зинаида Михаил кызы Федоровларны котлау буенча тантаналы чара узды. Алар икесе дә Мәмәтхуҗа авылында туып, бер мәктәпне бетергәннәр, бер үк урамнарда уйнап үсеп беткәч, очраша башлаганнар, һәм 1963 елның 7 ноябрендә Яңа Рус Мәмәтхуҗа авыл советында язылышканнан соң, 1963 лның 19 ноябрендә туйларын уйнаганнар.
Иван Петр улы гомер буе “Красный дол” совхозында машина йөртүче булып эшләгән, ә хатыны Зинаида Михаил кызы гомер буе шул ук совхозда, сөт саву буенча призлы урыннар алып, районда алдынгы сыер савучыларның берсе булып саналган. Зинаида Михаил кызы данлы һәм озын хезмәте өчен кабат-кабат Мактау кәгазләре һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Ирле-хатынлы Федоровларның ике балалары да районда эшләп яшәп яталар. Аларның дурт оныкларынын берсе узе хәзер малай белән кызын тәрбияли.