Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә ачык ишекләр көне

2013 елның 20 ноябре, чәршәмбе
2013 нче елның 19 ноябрендә Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлеге  Ачык ишекләр көнендә 7нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучыларын кабул итте. Чараның төп максаты - яшьүсмерләрне бүлекнең эшчәнлеге белән, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында тәкъдим ителгән гражданлык хәле актларын теркәү буенча электрон хезмәтләр сервисы белән таныштыру, гаилә кору өчен закон таләпләре, бәхетле гаилә тормышы серләре турында әңгәмә корылды. Балалар кызыксынып архивны карадылар, әңгәмәдә актив катнашып, кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Гаиләнең җәмгыяттәге роле турында «Бердәм Россия» партиясенең Зәй җирле бүлеге белгече Ирина Кабирова сөйләде. ГХАТ бүлегенең белгечләре фикеренчә, Ачык ишекләр көнендә алынган файдалы мәгълүмат яшьләргә гаилә авторитетын ныгытуда ярдәм итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International