ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
2013 елның 1 ноябрендә Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә 2013 елда 1000нче бала тууы теркәү тантанасы булып узды. 1000нче бала Марат һәм Альбина Хисамутдиновлар гаиләсендә беренче бала.

6
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасының төп законы Конституциясе кабул ителгән 6 ноябрь көнне Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә яшь түбән камалыларга паспортлар тапшыру тантанасы булып узды. 

Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе белгечләре  6 ноябрь көнне булып узган никах теркәү тантаналары вакытында яшь парларны котлап, аларга Татарстанның төп законы    Татарстан Республикасының Конституциясен тапшырдылар.  


5
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе
Түбән Кама муниципаль районы Татарстан республикасының “Авыл клублары”  дип исемләнгән масштаблы проектта катнашуын дәвам итә. Түбән Кама муниципаль районы Елантово авылында 138 урынга исәпләнгән Мәдәният йорты ачылу тантанасы булып узды. Биредә бер түбә астында авыл клубы, Сбербанк филиалы,  Елантово авыл җирлегенең Башкарма комитеты һәм китапханә урнашкан. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә яңа Мәдәният йортында барлык мөмкинлекләр тудырылган

4
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Егорьево авыл җирлеге Советы башлыгы исеменнән юбилярны котларга: ветераннар Советы рәисә Любовь Даниловна, мәдәният йорты директоры Ирина Сангинова бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар. Алар шулай ук юбилярга РФ Президенты В.В. Путиннан һәм Лаеш муниципаль район башлыгыннан саулык, озын гомер, көч һәм куәт теләп котлау открыткаларын тапшырдылар.

1
ноябрь, 2013 ел
җомга
Гаилә тормышын чагылдыручы махсус театраль постановкалар, бәхетле гаиләнең нинди булуы, теге яки бу традицияләре турында фикер алышулар 28 октябрь көнне Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә булып узган “Семьеведение” курсының чираттагы дәресендә төп тема булып торды. Әлеге электив курс җөмһуриятебез мәктәпләрендә 2013-2014 уку елында укытыла башлады. “Семьеведение” буенча уздырылган чираттагы дәрескә ГХАТ идарәсенә Түбән Кама шәһәренең 27 нче номерлы мәктәбеннән 10 нчы сыйныф укучылары чакырулы иде.

31
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

2013 елның октябрь аенда Гаптелмәҗит Гаптелхәмит улы һәм Сания Шараф кызы үзләренең ярты гасыр бергә яшәвенә багышланган бәйрәм үткәрделәр. Бәйрәм Шомбыт авыл клубында үтте. Зал  туганнар, авыл халкы һәм авыл яшьләре белән тулган иде. Вәлиевлар үрнәк һәм күп балалы гаиля. Гаптелҗмәҗит абый һәм Сания апа 8 бала үстерделәр. Гаптелмәҗит абый хезмәт юлын колхозда тракторчы булып башлап җибәргән , ә 1973 елдан лаеклы ялга чыкканчы Шомбыт урман хуҗалыгынды сагыз сызучы булып эшләгән. Сания апа 14 яшьтән сыер савучы булып эшләгән, ә аннары ире белән Шомбыт урман хуҗалыгынды сагыз җыючы булып хезмәт итте. Ирле-хатынлы икесенә бергә күп мактау кагәзләренә лаек булганнар. Икесе дә “Хезмәт ветераны” исемен йортәләр. Сания апа “Ана даны” медале белән бүләкләнде. Гаптелмәҗит абый белән Сания апа 7 оныкның яраткан бабай белән әбиләре булып яшиләр.

  31.10.2013  муниципаль район башкарма комитетының  ЗАГС бүлегендә ана капиталы сертификатлары тапшыру  тантанасы булды.

Тантанага районның иң нәни гражданнары белән Морадимовлар, Касыймовлар, Хәйруллиннар, Шәйбулатовлар,  Лотфуллиннар, Мөхәммәтшиннар, Мирашниченко, Шеяновлар, Айтугановлар гаиләләре килгән иде. Сертификат алучылар Куйбышев Затон штп, Кама Тамагыштп, Варварино, Кече Бортас һәм Красновидово авылларында яшиләр. Күптән түгел генә дөньяга килгән сабыйлар гаиләләргә шатлык китереп кенә калмыйча, җәмгыятьнең яшь гражданнары да булды.

2013 елның 31 октябренда Яшел Үзән районы Осиново авыл җирлегендә 50 ел татулыкта тормыш юлы узган Архиполар һәм Устиновлар гаиләсен сәламләделәр. Анастасия Дмитрий кызы Архипова һәм Лилия Ивановна Устинова 30 елдан артык Осиново авыл мәктәбендә укытучылар булып эшләгәннәр. Шуңа күрә, юбилярларны котларага бик күп укытучылар килгән иде. Аларның гаилә һәм хезмәт юллары авылдашалар өчен үрнәк булып тора. Авыл кулҗтура йорты ансамбле чыгышы куңелләрне дулкынландарды. Осиново авыл җирлеге башлыгы юбилярларга котлау хатлары һәм бүләкләр тапшырды.


30
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
30 октябрь - Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Сәяси репрессияләрдә зыян күрүчеләр өчен бу көн кайгы һәм хәтер көне. Алар төрле кешеләр, әмма аларны бер нәрсә - фаҗигале үткәннәр турында хатирәләр берләштерә. Чөнки сәяси эзәрлекләүләргә интеллигенция дә, эшчеләр дә, хәрбиләр дә, төрле дини конфессия вәкилләре дә дучар булган. Сәяси репрессия дулкыны Буа районын да читләтеп үтмәгән. Районның меңләгән кешесе наһакка рәнҗетелеп, еллар буе “халык дошманы” клеймасын күтәреп йөрергә мәҗбүр булган. Бүген ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Буа шәһәрендә яшәүче Хава Шакирҗан кызы Залалованы котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International