Зәйдә Гаилә дәресләре дәвам итә

2013 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе
Гаилә авторитетын ныгыту, үрнәк  гаилә корырга омтылыш темасы    Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлеге  белгечләре эшчәнлегендә төп максат булып тора. Бу максатка ирешергә Зәй шәһәре мәктәпләрендә  ГХАТ бүлеге  белгечләре  тарафыннан үткәрелгән Гаилә дәресләре ярдәм итә. Чираттагы   әңгәмә 5 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары белән 21 ноябрьдә узды. Балаларга гаилә һәм никах өлкәсенә кагылган законнар, никах теркәү  тәртибе, гаиләдәге мөнәсәбәтләр, әти-әтиләрнең һәм балаларның хокуклары  турында сөйләнде.  ГХАТ бүлегенең   баш белгече Ландыш Ананьева 2013 нче  елның 10 ае нәтиҗәләре буенча статистик саннар белән таныштырды.  Бу очрашу яшьүсмерләргә ГХАТ өлкәсендәге белемнәрен тирәнәйтү өчен яхшы мөмкинлек булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International