Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГСбүлегендә эксперименталь рәвештә авыл җирлеге белгечләре тарафыннан күрсәтмә тантаналы теркәү чаралары үткәрелде.
Никахны танатаналы теркәү, ул бик җитди, җаваплы һәм иҗади эш. Тантананы алып баручыга текстны яттан белү генә җитми, ул аны яшь парларның һәм барлык катнашучыларның күңелләренә үтеп керерлек итеп җиткерергә тиеш.
“Зур сәхнәгә” беренчеләрдән булып Олы Тархан авылы җирлеге чыкты.Узган җомга көнне Олы Тархан авылы җирлеге белгече О.А.Саймуллина яшь парларны теркәүне рус телендә бик уңышлы башкарып чыкты.
Эльмира Зарипова, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы, KazanFirst белән интервьюсында үзе җитәкләгән ведомство һәм якын арада Татарстанда булачак демографик проблемалар турында…
Советлар йортының Кече залында Түбән Кама шәһәр Советының XXVI нчы сессиясе булып узды. Көн тәртибенә чыгарылган төп сорауларның берсе Түбән Кама муниципаль районында күмү-җирләү эшенең оештырылышы булды. Әлеге сессиянең эшендә Түбән Кама муниципаль районының Граҗданлык хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина да катнашты. Сессиягә әзерлек барышында ГХАТ органнарында үлү турында таныклык алу өчен кирәк булган документлар, гомуми эш барышы турында мәгүлүматлар туплаган махсус памятка төзелде.
2013 елның 5 ноябрендә Югары Ослан районының ЗАГС бүлегендә баланың тууын дәүләти теркәү белән бәйле йола узды – балага исем кушу. Тухватуллиннар һәм Гавриловлар гаиләләрендә искиткеч вакыйга булды – икенче балалары Сабина һәм Олеся туды!
Безнең Татарстан матур тәбигате, ягымлы халкы һәм тарихый ураннары белән бай төбәк. Шуларның берсе: изге җир – Болгар җире. Балык Бистәсе ГХАТ булегенең эшчеләре Башкарма комитеты берлегендә Татарстан Конституция көнендә Болгар җиренә барып кайтты.
2013 елның 7 ноябрендә Алабуга муниципаль районы администрациясендә терроризмга каршы көрәш комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булып узды. Утырышта барлык бюджет оешмаларында (шул исәптән ЗАГС бүлегендә) бу өлкәдә алып барылган чараларның үтәлеше тикшерелде.