2013нче елның 25 нче ноябрендә Сарман районы ГХАТ бүлегендә үзенчәлекле никах теркәве узды

2013 елның 25 ноябре, дүшәмбе
2013нче елның 25 нче ноябрендә Сарман районы ГХАТ бүлегендә үзенчәлекле никах теркәве узды. 20 ел бергә гомер иткәннән соң Нияз һәм Рәсимә Шәриповлар үзләренең никахларын законлы рәвештә теркәделәр һәм пар балдаклар алыштылар. Еллар агышы бу парның хисләрен көчәйткән, ныгыткан гына, мәхәббәт җимеше буларак кызлары Наилә үсеп килә. Аларны котларга хезмәттәшләре һәм дуслары килде. Без дә аларга мәхәббәт һәм ак бәхетләр теләп калабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International