“Аналар көне” бәйрәме Баулы муниципаль районында

2013 елның 23 ноябре, шимбә

Иң якты һәм күркәм бәйрәмнәрнең берсе булган “Аналар көне” бәйрәме уңаеннан 22 ноябрь көнне  Баулы муниципаль районы гражданлык акталарын теркәү бүлегендә тантаналы бәйрәм чарасы булып узды. Бәйрәм кунаклары булып икенче һәм өченче балалары туган гаиләләр чакырылды.  Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе  урынбасары  Р.Г. Хамидуллин Мөхәмәтгәрәевләр, Бакан, Хантимировлар, Овчинниковлар гаиләләрен бәйрәм белән тәбрик итте. Җир йөзендәге иң кадерле кешеләргә - әниләргә “Ана капиталы” сертификатын Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе С.Н. Тимофеев тапшырды.

М.Җәлил исемендәге мәдәният йорты үзешчәннәре кунакларга матур концерт номерлары бүләк иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International