2013 нче елның 25нче ноябрендә Тәтеш муниципаль районы Колунец авылында күңелле вакыйга-“Алтын “юбилейларын тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр.

2013 елның 25 ноябре, дүшәмбе

 

      2013 нче елның 25нче ноябрендә Тәтеш муниципаль районы Колунец авылында күңелле вакыйга –Надеңда Александровна һәм Константин Федорович Похлебкиннарның “Алтын “юбилейларын тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр.

       Пар канат булып алтын туйга кадәр яшәү барлык парларга да язмаган, ә менә язмыш бу әһәмиятле рольне Похлебкиннар  гаиләсенә насыйп итә. Аларның тормыш юлына гел роза чәчәкләре генә сибелми,кайвакыт чәнечкеләренә дә юлыгалар, ләкин алар барлык язмыш сынауларын үтеп бер-берсенә булган хөрмәт һәм  мәхәббәтләрен саклап калып лаеклы балалар тәрбияләп үстерәләр.

       Әлеге шатлыклы вакыйганы уртаклашырга район һәм авыл җирлеге вәкилләре дә килә. Район Башлыгы В.С.Чершинцевның котлау язуын ЗАГС бүлеге җитәкчесе Л.М.Дианова тапшырды. Нармонка авылы җирлеге Башлыгы А.Н.Кавин һәм  “Тәтеш таңнары” газетасы редакторы Л.М.Путятинская да үзләренең җылы тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр.

    “ ... Без язмышка үпкәләмибез, гадел яшәдек, тырышып эшләдек, балалар тәрбияләдек, - диләр алар, - ә хәзер ник яшәмәскә? Пенсия алабыз, кибеттә ни теләсәң шул бар, балалар һәм оныклар онытмыйлар ... авылга яхшы юл ясадылар ... шатланып яшибез, барыгызга да котлауларыгыз өчен рәхмәт!”

     Без дә Похлебкиннар гаиләсен “Алтын” юбилейлары белән тәбриклибез, аларга исәнлек һәм гаилә җылысы телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International