Халыкара эниләр көне алдыннан 2013 елның 22 ноябрендә Яңа-Савиң районы ЗАГС бүлеге бинасында тантаналы рәвештә яшь әти-әниләр хөрмәтенә бәйрәм чарасы уздырылды. Бу көн барыбыз өчен дә бик кадерле, чөнки әниләр безгә тормыш бүләк итә. Әниләребезгә исәнлек-саулык, иминлек теләп калабыз.
Залда әти-әниләргә баланың тууы турындагы таныклыкны – аның шәхес икәнлеген раслаучы беренче документлары тапшырылды. Һәрбер гаилә исем кушуга бик җаваплы караган. Исеме җисеменә туры килә торган матур эчтәлекле исемнэр биргәннәр. Киләчәктә балаларының күңел җылыларын тоеп яшәргә язсын. Бу бәйрәм кичәсе әти-әниләрнең күңелләрең күтәрде. Аларны тагын бер тапкыр котлап, көтеп калуыбызны җиткердек.