Әниләр көне бәйрәме алдыннан Бөгелмә шәһәре бала тудыру йортында туу турында таныклыклар тапшыру чарасы уздырылды. Бу чарада Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сагдиева И.И., Бөгелмә шәһәре бала тудыру йортының баш табибы Голованов В.А., ГХАТ бүлеге һәм бала тудыру йорты хезмәткәрләре катнашты. Бәхетле әти-әниләргә туу турында таныклык белән истәлекле бүләкләр тапшырылды.