Буа муниципаль район башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Г.М. Хәкимова бәхетле ата-аналарга сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет теләде һәм якынлашып килүче Әниләр бәйрәме белән котлады. Буа районы Пенсия идарәсе фонды җитәкчесе Р.Г. Залялов әниләргә сертификатларны тапшырып, аларның куллану тәртибен аңлатты. Шулай ук тантанада Буа шәһәренең ЗАО “Автоградбанк”ның 31 операцион офисының җитәкчесе Р.Р.Мифтахов катнашты һәм истәлеккә бүләкләре тапшырды.