2013 елның 22 ноябрендә Югары Ослан муниципаль районының мәдәният сараенда киләчәк “Әниләр көне” алдыннан танатаналы чара узды. Анда Югары Ослан районы буенча РФ Пенсион фонды идарәсенең җитәкчесе ике бәхетле ата-аналарга ана капиталы сертификатларын тапшырды, ЗАГС бүлегең җитәкчесе әниләргә балаларының тормышларындагы киләчәк уңышлары аларга җиңел булмаган хезмәтләре өчен бүләк булсын дигән теләкләрен белдереп котлады.Тормышыгызда якты һәм бәхетле көннәр күбәйсен, балалар гел сөендереп торсын. Барлык әниләргә нык сәламәтлек, бәхет теләде һәм йомшак уенчыклар бүләк итте. Районның мәдәният сарае зур бәйрәм концерты әзерләде.