Баланын тууы хэр гаилэ очен шатлыклы хэм ин мохим вакыйга. «Казан» гаилә үзәгендә ана капиталы сертификатын бирү тантанасы узды. Бу көнне дурт гаилә сертификат алу бәхетенә иреште. Казан шәһәре Совет районы Пенсия фонды һәм «Автоградбанк» вәкилләре тарафыннан ана-аналар исеменә җылы котлау сүзләре яңгырады. Алар әлеге сертификатның әһәмиятен ассызыкладылар, балаларга мәхәббәт һәм гаилә җылысы бирүче ата-аналарга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Тантана ахырында барлык әниләргә чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды.