Бу тантаналы көндә Маһисәрвәр Хәким кызына район башлыгы урынбасары, районның ветераннар оешмасы рәисе, авыл җирлеге башлыгы рәхмәт сүзләре блән чәчәкләр, бүләкләр тапшырдылар, аңа озын гомер, нык сәламәтлек теләделәр.
Маһисәрвәр Хәким кызы үз җилкәсенә төшкән сынауларны сынмыйча , сыкранмыйча кичергән. Үл армый- талмый озын хезмәт юлы үткән, җиде бала үстергән, хәзерге көндә 16 оныкның, 15оныкчыкның яраткан әбисе. Маһисәрвәр Хәким кызы туганнары янәшәсендә, аларның игътибарын, җан җылысын тоеп яши.