Актаныш муниципаль районында 2000 нче елдан бирле Игелек марафоны үткәрелә. Әлеге чарада барлык оешмалар, районның барлык җитәкчеләре актив катнаша. Быелгы елда да әлеге чарада инвалидлар белән еллык эшләнгән эшләргә йомгак ясалды. Быелгы елда ярдәм фондына ирекле төстә 2 милионнан артык акча җыелды. Әлеге акча районда яшәүче инвалидларга, авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга ярдәм итү өчен тотыла. Район ЗАГС бүлеге хезмәкәрләре дә әлеге марафонда актив катнашты, үзләренең бер көнлек хезмәт хакларын ярдәм фондына күчерде.
1 декабрьдəн 10 декабрьгə кадəр Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендə Халыкара инвалидлар көненə туры китереп төрле чаралар оештырып үткəрделəр. Сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргə гражданлык хәле актын теркәү өлкәсендә бушлай ярдәм күрсәтелде.
Әлки Пенсия фондының район идарәсендә күптән түгел икенче балалары туган аналарга ана капиталы сертификаты тапшыру тантанасы булды.
Ляйсән Галиева һәм Рания Зарипова әлеге танталы вакыйгага ирләре, икешәр балалары белән килгәннәр иде. Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Әлфия Дәүләтшина һәм район ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Халиуллина аларны икенче тапкыр әни булулары һәм ана капиталы алулары белән ихластан котладылар, күркәм теләкләрен җиткерделәр. Әниләргә сертификатлар һәм чәчәк бәйләмнәре, олы балаларына исә уенчыклар тапшырдылар.
2015 елның 8 нче декабрендә район делегациясе Мөслим районы Салауз-Мухан авылында гомер итүче Әбүталипова Тәкъдимә Садретдин кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Мөмкинлекләре чикле кешеләр декадасы ункөнлеге кысаларында, Балык Бистәсе района “Дельфин” спорт-сәламәтләндерү комплексы үз йортында бүген ярышлар үткәрде.
Һәр елны декабрь башында традицион рәвештә инвалидлар ункөнлеге уза. Шушы декада кысаларында Балык Бистәсе районы Корноухово авылында урнашкан картлар йортында да төрле чаралар үткәрелде.
Безнең районда бу чара алтынчы тапкыр уздырыла. Шушы вакыт эчендә миллион ярымнан артыгырак акча җыелды, 120 инвалидка ярдәм курсәтелде. Әлеге чарада “Казан Кремле” музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гәрәев катнашты.
Гаиләнең тууына 65 ел тулу уңае – олы юбилей. Ул – “Тимер туй” исеме белән аталган. Әлбәттә, тимернең ныклыгын Йосыфовлар гаиләсенең ныклыгы белән чагыштырып була.
Бу көнне күптән түгел генә 14 яше тулган унбер укучы беренче паспортка ия булды. Тантанага Россиянең федераль миграция хезмәте идарәсенең Татарстан Республикасы Казан шәһәре Мәскәү районы буенча бүлек башлыгы Юрий Колобаев чакырылды. Ул яшьләрне котлап, тормыш юлын лаеклы узуларын теләде.
2015 елның 7-10 декабрендә Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында (Казан (Идел буе) федераль университеты) базасында дәүләт хезмәткәрләренең “Граждан хәле актларын теркәү органнары хезмәткәрләренең эшендә медиация инструментларын куллану” програмасы буенча квалификация күтәрү курслары узды.