Актаныш муниципаль районында 2000 нче елдан бирле Игелек марафоны үткәрелә. Әлеге чарада барлык оешмалар, районның барлык җитәкчеләре актив катнаша. Быелгы елда да әлеге чарада инвалидлар белән еллык эшләнгән эшләргә йомгак ясалды. Быелгы елда ярдәм фондына ирекле төстә 2 милионнан артык акча җыелды. Әлеге акча районда яшәүче инвалидларга, авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга ярдәм итү өчен тотыла. Район ЗАГС бүлеге хезмәкәрләре дә әлеге марафонда актив катнашты, үзләренең бер көнлек хезмәт хакларын ярдәм фондына күчерде.