"Казан" гаилә Үзәгендә яшь граңданнарга төп документ - Россия паспортларын тапшыру тантанасы үтте

2015 елның 11 декабре, җомга

Бу көнне күптән түгел генә 14 яше тулган унбер укучы беренче паспортка ия булды. Тантанага Россиянең федераль миграция хезмәте идарәсенең Татарстан Республикасы Казан шәһәре Мәскәү районы буенча бүлек башлыгы Юрий Колобаев чакырылды. Ул яшьләрне котлап, тормыш юлын лаеклы узуларын теләде.

Тантанада катнашкан  һәр укучы тулы хокуклы Россия гражданины булды. Бу көннән башлап аларның тормышының яңа этабы башлана. Республикабызның якты һәм матур киләчәге алар кулында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International